13 ноябрь 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Тыя алмасаң баланы. Татарстанда балалар катнашындагы җинаятьләр арта
Быел ун айда Татарстанда җәмәгать урыннарында 8 мең 500 җинаять кылынган. Шуларның 77 проценты кибетләрдән әйбер урлауларга туры килә. Тулаем алганда, үткән ел белән чагыштырганда барлык төр җинаятьләр кимү ягында. Ләкин куанырга ашыкмыйк. Үсмерләр, киресенчә, кырын эшләрдә бик теләп катнаша башлаган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстан православие җәмәгатьчелеге форумының пленар утырышында катнаша
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең VI форумы чараларында катнаша.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Герой юлы буйлап» проектының киләчәге зур»
СВО ветераннары экскурсоводка әйләнергә мөмкин. Казанда «Герой юлы буйлап» бөтенроссия проектына старт бирелде. Ул махсус хәрби операция ветераннары, геройларның гаиләләрен, укучыларны, студентларны берләштерәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучылар башкаланың тарихи урыннарында чыгыш ясаячак, тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Акциягә илнең башка төбәкләре дә кушылыр дип көтелә.
-
Җәмгыять
Яшел бәхет: Түбән Кама яңа агач-куакларга баеды
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе «Герой юлы буйлап» проектын оештыручылар белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Герой юлы буйлап» проекты оештыручылары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
-
Яңалыклар
Әнвәр Зарипов: «Коммуналь инфтраструктура – тормыш сыйфатының нигезе»
Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Әнвәр Зарипов әйтүенчә, коммуналь инфтраструктура – халыкның тормыш сыйфатының нигезе. Бу хакта ул БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысасында узган «түгәрәк өстәл»дә әйтте.
-
Яңалыклар
Айзатуллин: «Бизнес тарихи һәйкәлләрне торгызырга ашкынып тормый»
Төзелеш тарихи мохиткә туры килергә һәм шул ук вакытта икътисадый яктан үзен акларга тиеш. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм төзелеш министры Марат Айзатуллин БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысасында узган «Ребус» форумының пленар утырышында әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Ребус наследия» фильмын карарга чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге үз битләрендә тарихи территорияләрне саклауга багышланган «Ребус наследия» фильмын карарга чакырды.
-
Яңалыклар
Татарстан укытучылары уйлап тапкан өстәл уенын гарәпчәгә тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр
В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучылары уйлап тапкан «Ата-анага юл» авторлык өстәл уенын инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр.
-
Яңалыклар
Россиядә 2027 елдан утильләштерү җыемын түләү кагыйдәләрен үзгәртергә мөмкиннәр
2027 елның 1 маеннан Россиядә утильләштерү җыемын исәпләү, түләү һәм түләтү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин.
-
Яңалыклар
Чернышенко балаларны лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыруны тәэмин итәргә кушты
РФ Цифрлар һәм Мәгариф министрлыклары 2027 елның җәенә балаларны Россиянең барлык төбәкләрендәге лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яздыру мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Илшат Нуриев: «Шәһәрдән дә авылны яратучылар чыга»
Бүгенге авыл хуҗалыгы – җир эшкәртү һәм терлекчелек кенә түгел, ә югары технологияләр өлкәсе дә ул. Әмма иң камил заманча җиһазны да белемле кеше генә эшләтә ала. Шуңа күрә республикабызның агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү – бүгенге көндә иң мөһим һәм четерекле мәсьәләләрнең берсе.
-
Марат Кәбиров
Колак аппараты
Элек колагы ишетмәгән кешеләр өчен аппарат була торган иде. Наушник рәвешендәрәк инде ул. Бәлки гел киеп йөри торган нәрсә булмагандыр. Һәрхәлдә, минем берничә тапкыр шундыйрак хәлгә тап булганым бар.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиевны «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре вазифасына тәкъдим иттеләр
«Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев РФнең дүрт субъектында партиянең төбәк бүлекчәләре секретарьлары вазифасына кандидатларны хуплады, алар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та бар. Аларның кандидатуралары буенча соңгы карарны төбәк конференцияләрендә кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» матбугат хезмәте.
-
Язмыш
100 яшен каршылаучы Рәбига әби: «Юбилейга бүләк кирәкми»
Азнакай районының Сөендек авылында гомер итүче Рәбига Шәйхетдинова шушы көннәрдә 100 яшен бәйрәм итә. Дүрт баласы, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, әбиләрен котлап, туган йортка җыелачак. Барысы да әбиләрен, нәрсә бүләк итик, дип аптырата икән бу арада. Әбекәй берни көтми, бар якыннарының бергә җыелуы – аның өчен үзе зур бүләк.